Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.

Очрашуда катнашучылар «юл картасы» чараларын һәм Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм эшләтү буенча эшче төркем утырышларының беркетмәләрен үтәү мәсьәләләрен тыңладылар һәм фикер алыштылар.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры
А. Н.Кудрявцева «Россия Федерациясе субъектларының иң югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен күрсәткечләр мониторингы системасына интеграцияләнгән фактор анализы модельләренең алгоритмнарын эшләү турында» доклад белән чыгыш ясады.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина һәм макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Багаутдинова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International