Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылышның өченче утырышы

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылышның өченче утырышы узды.  Анда Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында, 2020 елга Татарстан хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләү турында, пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен республикада 2020 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында закон проектлары,  киләсе елга республиканың мәктәпкәчә, гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында белем алу хокукларын тормышка ашыру  дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында ике закон проекты һәм башка мәсьәләләр каралды.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International