Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары буенча республика киңәшмәсе узды

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышлар залында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 ел азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча республика киңәшмәсе узды.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 9 аенда сәнәгать җитештерүе индексы 101,3% тәшкил иткән, ваклап сату әйләнеше 0,1% ка арткан. Республика территориясеннән барлык дәрәҗәләргә 802 млрд. сумнан артык акча мобилизацияләнгән, шуның 74,4% ы-федераль бюджетка җибәрелгән.

ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин үз докладында билгеләп үткәнчә, 2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керем өлешенә 228,3 млрд.сум кергән. Россия Федерациясе субъектлары арасында мобилизацияләнгән керемнәр күләме буенча Татарстан бишенче урынны алды. Республика бюджеты 194,9 млрд. сумга үтәлгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр-171,5 млрд.сум. Җирле бюджетларның үз керемнәре 34,3 млрд. сум күләмендә мобилизацияләнгән.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International