2019 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү, авыл халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү, авыл территорияләрен комплекслы үстерү һәм милли проектларны гамәлгә ашыру буенча 3 нче зона семинар-киңәшмәләренең беркетмә нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда катнашучыларның бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәре тыңланды һәм фикер алыштылар.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А. Н. Кудрявцева һәм директор урынбасары А. Ш. Гарипов катнаштылар.