ДБУ "Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге"
Мордовия Республикасының спорт һәм физик мәдәният министры В.Г.Киреев белән очрашу
2012 елның 19 октябре, җомга
ДБУ “Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Мордовия Республикасының спорт һәм физик мәдәният министры В.Г.Киреев белән очрашу булып узды.
Очрашуда Мордовия Республикасында спорт юнәлеше буенча өстәмә белем алу учрежденияләрен норматив финанслау буенча сораулары каралып узды.
Әлеге очрашуда ДБУ “Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева һәм социаль программалаштыру отделының баш белгече Р.А.Хасанов катнаштылар.
2026 елның 17 мартында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы булды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М. Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Татарстан Республикасыннан Федерация Советы сенаторлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2025 елда Татарстан Республикасы Конституция Советының, 2025 елда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү буенча Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге турында докладлар, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясенең 2025 елгы хисабы турында мәгълүматы тәкъдим ителде.
Утырышта шулай ук көн тәртибендәге башка мәсьәләләр дә һәм тикшерелде, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручыны сайлау турындагы мәсьәлә тыңланды.
«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан утырыш эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.