ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге "нең планлы утырышы узды

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

2019 нчы елның 22 нче ноябрендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең уку сыйныфында функциональ бүлекләре белгечләре катнашында Фәнни-координацион советының чираттагы утырышы узды.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең предприятиеләр икътисады бүлеге башлыгы Т.Н. Сагдеев «2017-2018 елларда Россия Федерациясенең банкротлык турындагы законнары, Россиядә физик затларның банкротлык институтының үсеш тенденцияләре үзгәрүгә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы гражданнарының банкротлыгы процедураларының нәтиҗәлелеген анализлау алгоритмын булдыру турында» чыгыш ясады.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Л.И. Мулукова Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарындагы соңгы яңалыклар турында хәбәр итте.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең макроикътисад анализы бүлегенең әйдәп баручы белгече С.И. Мөбинова Татарстан Республикасы икътисад яңалыклары белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International