Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең 9 айдагы эш йомгаклары һәм 2019 елга фаразлары буенча киңәшмә

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

2019 елның 10 декабрендә «Казан вертолет заводы» ГАҖ территориясендә Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең 9 айдагы эш йомгаклары һәм 2019 елга фаразлары буенча Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә киңәшмә узды.

«Ел инженеры» Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кысаларында чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

9 ай эчендә Татарстан Республикасы сәнәгатен үстерү йомгаклары һәм 2019 елга фаразлар турында» Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Кәримов А.А. чыгыш ясады. Шулай ук сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренең 9 айдагы эш йомгаклары һәм 2019 елга фаразлар буенча чыгышлары тыңланды.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директор урынбасары А. Ш. Гарипов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International