ТР Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе

2019 елның 14 декабре, шимбә

14 декабрьдә Казан Ратушасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе финанслар министры А.Г.Силуанов һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең «2019 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең көтелгән нәтиҗәләре һәм 2020 елга Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында» уртак коллегиясе узды.

Агымдагы елда республика салым органнарының эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.

Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин 2019 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең якынча йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады.

Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсенең агымдагы елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары турында Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов сөйләде.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А. Н. Кудрявцева катнашты/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International