19 декабрьдә «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советының XIV съезды узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 2019 ел Татарстан өчен уңышлы булды һәм аның алга таба үсешенең тагын бер елы булды. Республика казанышлары-бердәм эш һәм хакимиятнең барлык дәрәҗәләре белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы эшчәнлеген уңай бәяләде. Ул Совет җитәкчелегенең муниципаль Идарәнең уңай тәҗрибәсен өйрәнү, гидротехник корылмаларны эксплуатацияләү, җир категорияләрен тәртипкә китерү һәм башка күп кенә юнәлешләрдә актив эшчәнлеген билгеләп үтте.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.