Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе - 2019» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты.

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

24 декабрьдә «Пирамида» мәдәни - күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Ел җитәкчесе-2019» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

2019 ел нәтиҗәләре буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының лауреатлары республика икътисадының төрле тармакларындагы һәм өлкәләрендәге 16 предприятие җитәкчесе булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, узып баручы елга йомгак ясады, 2020 елга төп бурычларны билгеләде, республиканың директорлар корпусының социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләрен хәл итүгә керткән өлешен билгеләп үтте һәм барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International