20 гыйнварда «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында (Казан) Татарстан Республикасы Премьер-министры А.Песошин катнашында "2019 елда Агентлыкның эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында" гы мәсьәлә буенча инвестицион үсеш Агентлыгы Коллегиясенең йомгаклау утырышы узды.
Төп доклад белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады, ул ТР Инвестицион үсеш агентлыгы эшенә йомгак ясады, шулай ук 2020 елга приоритетларны билгеләде.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, 2019 елда республиканың Инвестицион советы утырышлары кысаларында гомуми суммасы 19 млрд.сумлык, 5,5 мең эш урыны булдырып, 16 инвестицион проект каралган.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директор урынбасары Гарипов А. Ш. катнашты.