Куллану бәяләре динамикасын анализлау, Татарстан Республикасы товар базарларында бәя кую сәбәпләрен һәм факторларын билгеләү буенча ведомствоара эш төркеме утырышы

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Агымдагы елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры
А.В. Песошин катнашында «2019 елда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында» дигән темага Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты коллегиясе утырышы булды.

Коллегия утырышында монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Алексей Доценко катнашты.

2019 елда Тарифлар буенча ведомство эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев чыгыш ясады.

Шулай ук тарифларны җайга салу өлкәсендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте белән хезмәттәшлек итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә реформаны гамәлгә ашыру, Россия МКФХ Бердәм мәгълүмат аналитик системасын (ЕИАС) цифрлы модернизацияләү һ.б. мәсьәләләр буенча чыгышлар тыңланды һәм фикер алышынды.

Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International