Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин катнашында» 2019 елда сәламәтлек саклау органнарының һәм учреждениеләренең эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында " Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Агымдагы елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасының Халыкара мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин катнашында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең «2019 елда сәламәтлек саклау органнарының һәм учреждениеләренең эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында» киңәйтелгән утырышы булды.

«2019 елда сәламәтлек саклау органнарының һәм учреждениеләренең эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында» доклад белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков чыгыш ясады.

Шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау органнары һәм учреждениеләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыруның актуаль мәсьәләләре буенча чыгышлар тыңланылды һәм фикер алышынды.

Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International