Агымдагы елның 27 гыйнварында Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Укыту-методик үзәгенең конференц-залында (Казан шәһәре) Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2019 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары буенча Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары
Р.К. Нигъмәтуллин катнашында киңәшмә узды.
«Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2019 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары» доклады белән Татарстан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе
Җ. Ю. Әхмәтханов чыгыш ясады
Шулай ук киңәшмәдә катнашучыларның Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшенең нәтиҗәлелеген арттыруның актуаль мәсьәләләре буенча башка чыгышлары да тыңланды.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.