Татарстан Республикасы социаль-икътисадый мониторинг комитеты һәм Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органының уртак утырышы

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы социаль-икътисадый мониторинг комитеты Дәүләт йөкләмәләрен башкару кысаларында социаль-икътисадый мониторинг нәтиҗәләре буенча мәгълүмат ресурсын формалаштыру максатында түбәндәге информацион материаллар әзерләде: 1) “эре һәм урта предприятиеләрнең үзләре җитештергән товарларны төяп җибәрүе, үз көчләре белән башкарган эшләре һәм күрсәткән хезмәтләре турында мәгълүматлар” 2) “эре һәм урта предприятиеләрнең үзләре җитештергән товарларны төяп җибәрүе, үз көчләре белән башкарган эшләре һәм күрсәткән хезмәтләре турында мәгълүматлар” (2014 елның гыйнвары-мае өчен)

“2019 елда Татарстан Республикасы буенча федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең территориаль органы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга төп юнәлешләр турында”гы нотык белән Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе Н.В.Гатауллина чыгыш ясады.

 “Татарстан Республикасы башкарма һәм муниципаль хакимият органнарының идарә итү карарларын кабул итү өчен мәгълүмат белән тәэмин итү” турында доклад белән Татарстан Республикасы социаль-икътисадый мониторинг Комитеты рәисе Кандилов В. П. чыгыш ясады.

Шулай ук киңәшмәдә катнашучыларның статистика органнары эше мәсьәләләре буенча башка чыгышлары да тыңланды.

Киңәшмә эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” нең директоры урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International