Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә Россия фәне көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы җыелыш узды

2020 елның 7 феврале, җомга

Агымдагы елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең актлар залында Россия фәне көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы җыелыш узды.

Тантаналы җыелышны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты М.Х. Сәлахов ачты, ул «XXI гасырда фән» дигән доклад белән чыгыш ясады.

Җыелганнарны ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин,
ТР Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева, КФУ ректоры И. Р. Гафуров һәм «РФА КазНЦ» ФИЦ директоры РФА академигы О.Г.Синяшин котладылар.

Шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директор урынбасары Гарипов А. Ш. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International