Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында гомуми белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә.

2020 елның 14 феврале, җомга

Агымдагы елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында гомуми белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Очрашуда катнашучылар гомуми белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләләре һәм әлеге тема буенча фикер алыштылар.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International