Агымдагы елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары
Л. Р. Фазлыева катнашында Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.
Анда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Р.Н. Садыковның «2020 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек барышы һәм балалар сәламәтләндерү лагерьларында күзәтчелек органнарын тикшерү нәтиҗәләре турында»гы доклады тыңланды.
Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф. катнашты.