Агымдагы елның 2 мартында «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык Советының XIV киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Чарада эшмәкәрләр, республика хакимият органнары җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, чакырылган кунаклар катнашты.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Р.Н.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Эшкуарлык советы бизнесның актуаль мәсьәләләрен хәл итү өчен яхшы мәйданчык булып тора. «Кайбер мәсьәләләрне без төбәк дәрәҗәсендә хәл итәбез, кайберләре безнең федераль коллегаларыбызга җиткерәбез. Барлык мәсьәләләр дә эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән эшләнелә, экспертлар җәлеп ителә. Ышанам , мондый эш формасы нәтиҗә бирә», - дип ассызыклады ул.
Очрашуда катнашучылар тарихи-мәдәни экспертиза процедурасын гадиләштерү, ЕНВДНЫ юкка чыгару нәтиҗәләрен йомшарту, автоматик үлчәү контроле системасын камилләштерү, сөт продукциясен маркировкалау буенча товар җитештерүчеләрдән артык йөкләнешне бетерү, үзмәшгульләр өчен товарларны маркировкалау шартларын гадиләштерү мәсьәләләрен тыңладылар һәм фикер алыштылар.
Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.