20 мартта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең уку бүлмәсендә функциональ бүлекләре белгечләре катнашында Фәнни-координацион советның чираттагы утырышы узды.
2019 елда үткәрелгән социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре һәм социология бүлеге эшчәнлегенең юнәлешләре турында ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф. чыгыш ясады.
Милли проектлар кысаларында Татарстан Республикасының төбәк проектларын гамәлгә ашыру һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге эшчәнлегенең юнәлешләре турында ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы С. А. Рубцова хәбәр итте.
ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең тариф сәясәте бүлеге башлыгы Куренков К.П. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарындагы соңгы яңалыклар турында сөйләде.
ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең мәгълүмат базасын идарә итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Максимушкина О.В. катнашучыларны Татарстан Республикасы икътисады яңалыклары белән таныштырды.