Агымдагы елның 6 апрелендә Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм эшләтү буенча эшче төркем җитәкчесе урынбасары - «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Р.Н.Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында цифрлы проектларның республика порталын булдыру мәсьәләсе буенча эшләнгән платформалар базасында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә катнашучылар контентны тулыландыру, инвестицион проектлар реестрын булдыру, гамәлдәге системаларны интеграцияләү һ. б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.