Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән чираттагы онлайн-очрашу уздырды. Видеоэлемтә режимында аралашуга Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов та кушылды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген ил җитәкчелеге тарафыннан бизнеска ярдәм итү буенча кирәкле чаралар күрелә. Алар арасында тикшерүләр, салым һәм кредит кичектерүләре, еллык 0% белән хезмәт хакын түләүгә ссуда алу мөмкинлеге һ.б. бар.
«Республика дәрәҗәсендә без көн саен агымдагы ситуациягә мониторинг үткәрә, кече һәм урта предприятиеләребезнең финанс-икътисади хәлен анализлый торган эшче төркем оештырдык. Эшче төркем федераль хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә тора", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген региональ ярдәм чаралары эшләнә: субсидияләр, салым ташламалары. Федераль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру буенча аның төбәк өлеше гамәлгә ашырылачак.
«Без бизнесны саклау өчен өзлексез режимда эшлибез һәм чаралар күрәбез. Эшкуарлык җәмәгатьчелеге проблемаларын оператив хәл итү-эшлекле климатның мөһим факторларының берсе һәм тотрыклылык нигезе", - дип белдерде Татарстан Президенты.
Очрашу барышында эшкуарларны борчыган күп кенә мәсьәләләр каралды.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Борис Титовка вакытлы эш белән тәэмин итүгә субсидияләр бүлеп бирү буенча зыян күргән тармакларга ярдәм итү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу коллективларны саклап калырга мөмкинлек бирер иде.