2020 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.А. Җаббаров җитәкчелегендә видеоконференция режимында Яңа коронавируслы инфекциягә каршы көрәш чараларын кабул итүгә бәйле чикләүләр шартларында Татарстан Республикасының азык-төлек товарларына бәяләр арту белән бәйле вәзгыятьне җайга салу буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә катнашучылар азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы, товар запасларының дәрәҗәсе һәм социаль әһәмиятле азык-төлек продуктларына бәяләрнең артуына юл куймау буенча өстәмә чаралар күрү кирәклеге турындагы мәсьәләләрне карадылар.
Киңәшмәдә социология бүлеге башлыгы Л.Ф. Казанцева катнашты.