2020 елның 15 апрелендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә региональ операторларның эшчәнлеген карау буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эш штабы утырышы булып узды. Аны ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе А.С. Груничев алып барды.
Эш штабы утырышында төбәк операторларының 2019 елда һәм 2020 елның беренче кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында хисаплары, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлекләре турында хисаплары тәкъдим ителде, «ПЖКХ «ИК» ҖЧҖ һәм «ГРИНТ» ҖЧҖ генераль директорларының инвестицион программалар проектларын эшләү турында докладлары тыңланды.
Утырыш эшендә тариф сәясәте бүлеге башлыгы К.П. Куренков катнашты.