Эшче төркем утырышы кысаларында ТР муниципаль берәмлекләрендә икътисадый вәзгыять мониторингы

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

21-23 апрельдә видеоконференция режимында яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә бәяләр волантильлеге һәм доллар курсы артуга бәйле рәвештә ТР икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышлары узды.
Чүпрәле, Буа, Лаеш, Нурлат, Сарман, Тәтеш, Алексеевск, Тукай, Ютазы муниципаль районнары вәкилләре докладлар белән чыгыш ясады.
Катнашучылар куллану бәяләре мониторингы, система барлыкка китерүче оешмаларның финанс-икътисадый торышы, сәүдә оешмаларында беренче чиратта кирәкле товарлар булу нәтиҗәләре, кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру кысаларында районның проблемалы мәсьәләләре, кече һәм урта эшмәкәрлекне мониторинглау нәтиҗәләре, хезмәт базарындагы вәзгыять, республика җитештерүчеләренең продукциясен республика маркетинг үзәге аша чыгару турында сөйләделәр.
Шулай ук эшче төркем утырышларында муниципаль районнар белән берлектә проблемаларны хәл итү буенча тәкъдимнәр каралды (предприятиеләр, муниципалитет, республика һәм ил дәрәҗәсендә).
Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы С. А. Рубцова катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International