Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында республика Премьер-министры 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте эшчәнлеге турында хисап доклады белән чыгыш ясады

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының тугызынчы утырышында катнашты. Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды.
2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте эшчәнлеге турындагы хисап доклады белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.
Тәкъдим ителгән хисап Стратегия-2030ның өстенлекле юнәлешләре нигезендә формалаштырылды һәм милли проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүматны үз эченә алды. Шулай ук хисапка комитетлардан һәм депутат берләшмәләреннән килгән сорауларга максималь җентекле җаваплар да кертелде.
Хисап нигезендә, тулаем Татарстан Россия Федерациясе лидер-төбәкләренең беренче бишлегендә тора. Алтынчы ел рәттән регион уңай инвестицион климат тәэмин итү буенча Милли рейтингның лидерлары өчлегендә. Республиканың эре предприятиеләре-Татнефть, ТАИФ, КамАЗ, Татэнерго, Челтәр компаниясе һәм башкалар - 2019 ел дәвамында элек кабул ителгән инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны дәвам иттеләр.
Республикада бюджет барлыкка китерүче эре предприятиеләр белән беррәттән ике махсус икътисадый зона – «Алабуга» һәм «Иннополис» уңышлы эшли, 5 социаль-икътисади үсеш территориясе һәм 100 сәнәгать мәйданчыгы һәм сәнәгать паркы, шул исәптән «Мастер» Кама индустриаль паркы һәм «Химград»Технополисы.
ТР Инвестицион советы кысаларында узган елда 5,5 мең эш урыны булдырып, 19 млрд. сумлык 16 инвестпроект каралды. ТОСЭР комиссияләрендә 9,5 эш урыны булдырып, 28 млрд. сумлык 30 инвестпроект хупланды.

Мондый ярдәм алган иң эре инвестицион проектлар арасында Хайер, Хаят Кимья, Вайлдберриз, Озон һ. б. компанияләр проектларын аерып алырга мөмкин.
Булдырылган инфраструктура 2019 ел нәтиҗәләре буенча уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Тулай төбәк продукты 2,5 трлн сумнан артып китте. Үсеш темпы-101%, сәнәгать җитештерүе индексы 102,4% тәшкил итте, төзелеш эшләре күләме 363 млрд.сумнан артып китте, авыл хуҗалыгы продукциясе-250,9 млрд. сум, төп капиталга инвестицияләр 640 млрд. сум тәшкил итте.
Узган ел нәтиҗәләре буенча республика территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 1 триллион сумнан артык табыш (салым, салым булмаган, таможня түләүләре, бюджеттан тыш фондларга күчерүләр) мобилизацияләнгән, шуларның 73% ы федераль бюджетка җибәрелгән.
Республиканың милли проектларда катнашуы үсештә өстәмә ресурс булды.
2019 елда Татарстан 11 милли проектта катнашты, алар составына 49 төбәк проекты керде. Аларны тормышка ашыру өчен 27 млрд 400 млн сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 20,0 млрд сум – федераль бюджет акчалары хисабына. Чаралар тулы күләмдә финансланды.
Агымдагы елда регион шулай ук 11 милли проектта катнаша, алар составына 50 төбәк проекты керә. Агымдагы елга финанслауның расланган лимиты 25 млрд. 700 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән 17,4 млрд.сум – федераль бюджет акчалары исәбенә.
22 апрельгә 4,5 млрд. сумлык чаралар финансланган.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында видеоконференция режимында ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International