Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан һәм гамәлгә куючы Татарстан Республикасы яисә муниципаль берәмлек булган мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль оешмалар тарафыннан халыкка хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында ТР Президентының мәҗбүри гавами хисабы ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында каралды. Төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады.
"Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү иҗтимагый контрольнең бер формасы булып тора һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү шартлары турында мәгълүмат бирү, шулай ук бәяләнә торган учреждениеләр эшчәнлегенең сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә, - дип билгеләп үтте вице-премьер. 2019 елда сыйфатка бәйсез бәя республика тарафыннан гамәлгә куелган 177 социаль өлкә оешмасына һәм муниципаль берәмлекләр гамәлгә куйган 1138 оешмага карата үткәрелде. Анкетада 127 мең кеше катнашты".
Мәгариф өлкәсендә бәйсез бәяләү нәтиҗәләре - 96, 36 балл, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә - 95, 12, сәламәтлек саклау өлкәсендә -88, 8 һәм мәдәният өлкәсендә-78, 7 балл (мөмкин булган йөз балл) тәшкил итте.
Ләйлә Фазлеева сүзләренә караганда, халыкка хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләгәндә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү планы кабул ителәчәк. План үтәлешен ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Ведомствоара эшче төркем контрольдә тотачак.
"2020 елда бәйсез бәяләү уздыру өчен кирәкле шартлар белән тәэмин итү эше иҗтимагый оешмалар катнашында һәм массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә дәвам итәчәк", - дип йомгак ясады Ләйлә Фазлыева.
Чыгыш ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге" тарафыннан тәкъдим ителгән материаллар нигезендә әзерләнде