Азык-төлек товарларына һәм дару препаратларына бәяләрне җайга салу мәсьәләләре буенча киңәшмә

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Агымдагы елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык муниципаль районнары катнашында видеоконференция режимында азык-төлек товарларына һәм дару препаратларына бәяләрне җайга салу мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада азык-төлек, дару препаратлары һәм аларның бәяләре булу ситуациясе даими контрольдә тора. Моның өчен Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә бәяләр мониторингы буенча эшче төркем төзелде, шулай ук гражданнар сораулар һәм шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә ала торган кайнар линия эшли.

Төбәктә бәяләр һәм товар запасларының булу мониторингы ТР сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы, республика муниципаль районнары башкарма комитетлары, Татарстанстат, «ТР ИСТҮ» ДБУ, ТР Росздравнадзор, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, ТР буенча ФАХИ, ТР сәламәтлек саклау Министрлыгы, ТР авыл хуҗалыгы Министрлыгы үткәрә.

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу мониторингларда бәяләр нык аерыла. "Аңлашылмаучанлыклар булмасын өчен, мониторингны бердәм методикалар буенча үткәрүегезне сорыйм", - дип тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов. Безгә объектив һәм чагыштырырлык мәгълүматлар кирәк, дип белдерде ул.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, безнең төбәк-төп азык-төлек продуктлары буенча үз-үзен тәэмин итә ала.

Агымдагы вәзгыять, шул исәптән ваклап сатуда һәм даруханәләрдә шәхси саклану чаралары булу турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.

Федераль антимонополия хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Айрат Шәфигуллин ведомствоның сәүдә челтәрләрендә социаль әһәмиятле 24 төр азык-төлек продуктларының минималь һәм максималь бәяләрен мониторинглау буенча эше турында сөйләде.

Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International