28-30 апрельдә Татарстан Республикасы икътисад министры - эш төркеме җитәкчесе М.Р.Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә бәяләрнең волатильлеге һәм доллар курсының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.03.20 ел, №620-р күрсәтмәсе белән расланган вәзгыятьнең начараюы шартларында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышлары узды.
Татарстан Республикасы оешмаларын система барлыкка китерүче предприятиеләрнең федераль исемлегенә кертү буенча федераль министрлыклар белән эшләү һәм аларның федераль чараларда катнашуы турындагы мәгълүмат белән республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре урынбасарлары чыгыш ясады.
Муниципаль берәмлекләр вәкилләре куллану бәяләре мониторингы нәтиҗәләре, система барлыкка китерүче оешмаларның финанс-икътисадый торышы, сәүдә оешмаларында беренче чиратта кирәкле товарларның булуы, кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру кысаларында районның проблемалы мәсьәләләре турында сөйләделәр.
Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы С. А. Рубцова катнашты.