Агымдагы елның 14 маенда Кремльдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары структурасын камилләштерү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.
Утырыш барышында ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А. Н. эшче төркем әгъзаларына «Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында җирле үзидарә органнарының оештыру структурасы» вариантын тәкъдим итте һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары структурасын оптимальләштергәндә барлыкка килә торган муниципаль хезмәткәрләр һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең башка категорияләре өчен хезмәт хакы түләүнең аерым мәсьәләләре турында доклад белән чыгыш ясады.
Шулай ук түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:
Алабуга муниципаль районының гамәлдәге оештыру структурасын китерү буенча эш технологиясе һәм эзлеклелеге турында (Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе
Р. М. Нуриев);
Җирле үзидарә органнары структурасы стандартларын гамәлгә кертү буенча оештыру чараларын үткәрү вакыты турында (А. Н.Белов – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе).
Утырыш эшендә шулай ук ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директор урынбасары Гарипов А. Ш., технологияләр һәм белем бирү программалары бүлеге башлыгы Гревцов А. Б. һәм төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Мулукова Л.И. катнаштылар.