Агымдагы елның 15 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында «Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан халыкның тормыш сыйфатын бәяләү һәм аларның эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге индикаторлары буенча идарәгә дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре һәм башкару дисциплинасының торышы турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы булды.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш. Х. Гафаров, Татарстан Республикасы икътисад министры
М. Р. Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры А. Р. Хәйруллин югарыда аталган тематика буенча докладлар тыңланылды һәм тикшерелде.
Видеоконференцэлемтә режимында утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А. Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч. Н., директор урынбасары Гарипов А. Ш. һәм технологияләр һәм белем бирү программалары бүлеге башлыгы Гревцов А. Б. катнаштылар.