“Оешмалар, муниципаль берәмлекләр, җөмһүриятнең инновацион активлык дәрәҗәсен һәм инновацион товарларны (уңайлыклар)ны бәяләү Методикасы кабул ителүе”

2013 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 ел, 31 декабрь, 1190 нчы карары буенча дәүләт бюджет учреждениясе “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” башкарган оешмалар, муниципаль берәмлекләр, җөмһүриятнең инновацион активлык дәрәҗәсен һәм инновацион товарларны (уңайлыклар)ны бәяләү  Методикасы кабул ителә.
Әлеге Методиканың максаты – оешмалар, муниципаль берәмлекләр, гомумән җөмһүриятнең инновацион активлык дәрәҗәсе һәм инновацион эшчәнлеге параметрлары турында максималь объектив информация бирү. 
Кабул ителгән Методика предприятияләрнең инновацион эшчәнлеген дәүләт ярдәмендә системалаштыру өчен тәүге адым булып тора.
Методика ярдәмендә предприятияләрнең инновацион эшчәнлегенә санаулы бәя бирергә, ботендөнья һәм Рәсәй базарларында яңа товарларны җитештерү буенча алдан баручыларны ачыкларга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International