«Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча төп чаралар планын («юл картасын») үтәүне оештыру турында» видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәнең цифрлы үсеше министры А .Р. Хәйруллин җитәкчелегендә узды.
Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды::
- Мәгълүмати системаларның һәм мәгълүмат базаларының аерым баланс исәбен алып бару мәсьәләсе буенча эксперт төркеме киңәшмәсе нәтиҗәләре турында.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә мәгълүмат системаларының мәгълүмат базасын карау һәм анализлау нәтиҗәләре турында.
- «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» дәүләт бюджет учреждениесе эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасы территориясенең бердәм картографик нигезен булдыру чараларын техник-икътисадый нигезләү белән «Юл картасы»н эшләү турында.
- Татарстан Республикасында бердәм картографик нигез булмау проблемасы буенча Татарстан Республикасы Президенты адресына мөрәҗәгать әзерләү турында.
- Татарстан Республикасы геопорталында «Уңайлы шәһәр тирәлеге булган шәһәрләр өлеше» индексы күрсәткечләре буенча мәгълүмат җыюны оештыру һәм әлеге эшкә Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче кәрәзле элемтә операторларын җәлеп итү турында.
- Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге ситуацион үзәгенең типовой моделен кертү турында.
Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А.Н.Кудрявцева, директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина, макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Баһаветдинова катнаштылар.