Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эш штабы утырышы

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Агымдагы елның 27 маенда ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитетында комитет рәисе урынбасары Л.П. Борисова рәислегендә видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эш штабы утырышы узды. Киңәшмәдә «ЕРЦ-«Татэнергосбыт» ҖЧҖ, «Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Алабуга, Биектау, Чистай муниципаль районнары башкарма комитетлары Чаллы шәһәре вәкилләре, «Мехуборка-Кама " ҖЧҖ, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча региональ операторлар катнашты.

2019 елга, 2020 елның I кварталына транспорт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге эшчәнлек һәм 2020 елга планнар турында «Мехуборка-Кама» ҖЧҖ вәкиле Екатерина Уткина хисап тотты.

Муниципаль башкарма комитет вәкилләре ККК белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында хисап тотты.

ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» тариф сәясәте бүлеге башлыгы Константин Куренков эш штабы утырышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International