Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы Утырышы

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында муниципаль милекне һәм җир кишәрлекләрен арендалау буенча бурычларны киметү чаралары һәм күчемсез милек объектларының кадастр бәясен дәгъвалау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Ул искәрткәнчә, агымдагы елның 1 маена муниципаль милекне һәм җир кишәрлекләрен арендалау буенча гомуми бурыч 435 млн.сумга җиткән. Алексей Песошин сүзләренә караганда, иң зур бурыч Казанда (203 млн.сум), Чаллыда (47,7 млн. сум), Чистай муниципаль районында (46,9 млн. сум).

Төп доклад белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әглиуллин чыгыш ясады.

Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, агымдагы ел башыннан бирле муниципаль милекне һәм җир кишәрлекләрен арендалау буенча бурыч 42 млн.сумга арткан һәм 435 млн. сум тәшкил иткән, шул исәптән 380 млн. сум җир участоклары һәм 55 млн. сум-милек өчен. Бурыч республиканың 25 муниципаль берәмлегендә арткан.

Мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен аренда түләве буенча бурычларны саклап калуның һәм үстерүнең төп сәбәпләре- системасыз дәгъва эше, аренда мөнәсәбәтләрен тиешенчә исәпкә алмау, кадрлар дефициты (кайбер районнар өчен), банкротлык стадиясендә булган арендаторларның күп булуы.

Фәнил Әглиуллин искәрткәнчә, ярдәм чаралары ТР муниципаль берәмлекләрендә 16,9 млн. сумлык 43 аренда килешүе буенча 34 арендатор – юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә бирелгән.

Президиум утырышы эшендә видеоконференция режимында ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Алевтина Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International