Татарстан Республикасы Регионы белән идарә итү үзәге эшен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш.Х. Гафаров рәислегендә Татарстан Республикасының төбәк белән идарә итү үзәген булдыру һәм эшләтү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының, «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты идарәләре башлыклары катнашты. Әлеге мәсьәлә буенча тиешле норматив хокукый актлар проектлары каралды.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А.Н.Кудрявцева Татарстан Республикасының төбәк белән идарә итү үзәге эшен оештыру буенча тәкъдимнәр турында доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International