Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитетында видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә региональ операторларның эшчәнлеген карап тикшерү буенча эш штабы утырышы булып узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе А.С. Груничев алып барды.
Утырышта катнашучылар ККК белән эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләр җыю турында мәгълүмат, ККК белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында хисап, транспорт хезмәтләре күрсәтү һәм КККНЫ күмү буенча эшчәнлекнең 2019 елга, 2020 елның I кварталына һәм 2020 елга планы турында мәгълүмат тыңладылар.
Эш штабы утырышында ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» тариф сәясәте башлыгы К.П. Куренков катнашты.