Агымдагы елның 9 һәм 10 июнендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә бәяләрнең волатильлеге һәм доллар курсының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.03.2020 ел, № 620-р күрсәтмәсе белән расланган тормышка ашыру шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышлары узды.
Эшче төркем утырышларында республика министрлыклары вәкилләре эшлекле тормышны нормальләштерү, гражданнарның мәшгульлеген, керемнәрен һәм икътисадны үстерү буенча гомуммилли эш планын гамәлгә ашыру турында докладлар белән чыгыш ясадылар: «гражданнарның реаль керемнәрен арттыру, нәтиҗәле эш белән тәэмин итүне һәм түләү сәләтен арттыру», «яңа инвестицион циклны Эшләтеп җибәрү һәм эшлекле климатны яхшырту", «икътисадның технологик үсешен тизләтү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, шул исәптән цифрлаштыру нигезендә «экспортны арттыру һәм импортны алыштыруга ярдәм», «индивидуаль, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү», «ярдәмнең сектораль чаралары: аерым тармакларны торгызу һәм үстерү», «икътисадның тышкы шокларга тотрыклылыгын арттыру».
- Муниципалитет предприятиеләре һәм оешмаларының кризиска кадәрге дәрәҗәгә чыгуын тәэмин итү мониторингы нәтиҗәләре һәм аларның федераль ярдәм чараларында (Аксубай, Алексеевск, Балтач, Чүпрәле муниципаль районнары) катнашуы турында.
Эшче төркем утырышлары эшендә икътисадый планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы С.А. Рубцова катнашты.