Агымдагы елның 2 июлендә видеоконференцэлемтә режимында яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә бәяләрнең волатильлеге һәм доллар курсының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.03.2020 ел, №620-р күрсәтмәсе белән расланган бәйле хәлнең начараюы шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:
Республика предприятиеләре һәм оешмаларының Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе аша тормышка ашырыла торган ярдәм чараларында катнашуы турында.
Нәтиҗәле эш белән тәэмин итүне торгызу чаралары турында.
Массакүләм мәгълүмат чараларына һәм вакытлы басмаларны ваклап сатуга ярдәм итү чаралары турында.
Халыкны эш белән тәэмин итү һәм керемнәрне яңадан торгызуны тәэмин итү, икътисад үсеше һәм озак сроклы структур үзгәрешләр (Казан шәһәре, Яр Чаллы шәһәре) буенча чараларны тормышка ашыру турында.
Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы С. А. Рубцова катнашты.