2020 елның 26 августында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитетында видеоконференцэлемтә режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә региональ операторларның эшчәнлеген карау буенча эш штабы утырышы булды.
Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:
ККК белән эш итү өлкәсендә хезмәт өчен түләү җыю турында;
ККК белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында хисап (Азнакай, Сарман һәм Спас муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре хәбәрләре).
Бакчачылык, яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләрендә генә мөрәҗәгать итү.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән тариф сәясәте бүлеге баш белгече Гыйльметдинов А.Р. катнашты.