«KAZAN DIGITAL WEEK-2020» халыкара форумында катнашу

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Бу атнада республикада виртуаль форматта «KAZAN DIGITAL WEEK – 2020» халыкара форумы уза, ул цифрлаштыру мәсьәләләрен һәрьяклап колачлауны, катнаш коммуникацияләр һәм яңа контактлар мөмкинлеген тәэмин итә торган зур вакыйгаларны һәм тематик юнәлешләрне берләштерә: ITS Forum-Kazan VI Халыкара фәнни – гамәли конференциясе.

2020 елның 23 сентябрендә күрсәтелгән форум кысаларында «ситуацион үзәкләр» дигән түгәрәк өстәл узды, аның модераторы ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А.Н. булды.

Чарада ситуацион үзәкләр эшчәнлеген оештыруга методик якын килүләр, зур мәгълүматларны өзлексез җыю һәм анализлау, вакыйгалар үсешен модельләштерү һәм идарә итү карарларын кабул итү, шулай ук ситуацион үзәкләр өлкәсендә заманча технологияләр тенденцияләре турында онлайн-чыгышлар узды. Кудрявцева А. Н. «Дәүләт һәм муниципаль идарә системаларында процессларны модельләштерү» дигән доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International