2020 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары эшчәнлеген оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында әлеге тема буенча берничә министрлык һәм ведомство җитәкчеләре чыгышлары тыңланды һәм тикшерелде.
Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор Кудрявцева А.Н. катнашты.