2020 елның 29 сентябрендә видеоконференцэлемтә режимында яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә бәяләрнең волатильлеге һәм доллар курсы артуга бәйле рәвештә хәлнең начараю шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 20 мартындагы 620-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы вәкиленең төп капиталга инвестицияләрне статистик исәпкә алу үзенчәлекләре турындагы чыгышы тыңланды.
Муниципаль берәмлек оешмаларының финанс тотрыклылыгын тәэмин итү буенча алып барылган эш турында Татарстан Республикасының Питрәч, Азнакай, Аксубай һәм Буа муниципаль районнары вәкилләре хәбәр итте.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары Гарипов А.Ш., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С.А. һәм төбәк сәясәте бүлегенең әйдәп баручы белгече Галиева М. Ш. катнаштылар.