2014 елның 1 октябрендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә бәяләрнең волатильлеге һәм доллар курсының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.03.2020 ел, № 620-р күрсәтмәсе белән расланган вәзгыятьнең начараюы шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле үз карамагындагы тармакларда финанс нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады (тармактагы хәл; Федераль чараларда катнашу һәм аларның тармактагы финанс-икътисадый күрсәткечләргә йогынтысы; тармактагы куркынычлар, проблемалар һәм аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр; тармакта финанс нәтиҗәләрен арттыру буенча тәкъдимнәр).
Моннан тыш, утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгы вәкиленең узган атнада Татарстан Республикасы хезмәт базары күрсәткечләре динамикасы турындагы мәгълүматын тыңладылар.
Әлмәт, Арча һәм Менделеевск муниципаль районнары вәкилләре муниципаль берәмлек оешмаларының финанс тотрыклылыгын тәэмин итү буенча эш турында хисап тоттылар.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары Гарипов А.Ш., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А. һәм төбәк сәясәте бүлегенең әйдәп баручы белгече Галиева М. Ш. катнаштылар.