Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясенең эш төркеме утырышы

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

2020 елның 28 октябрендә видеоконференцэлемтә режимында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясенең эш төркеме утырышы узды.

Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:

2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы халкының тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфат индикаторларының үтәлеше нәтиҗәләре турында;

Татарстан Республикасының социаль – икътисадый үсеше фаразы һәм 2021 елга, 2022-2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проектының социаль параметрлары турында;

«Татарстан Республикасында куллану кәрзине турында» Татарстан Республикасы законы проекты хакында;

Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясенең 2021 елга эш планы проекты турында;

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Россия Федерациясе субъектларында 2024 елга кадәр гражданнарның реаль керемнәрен арттыру, ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметү буенча социаль-икътисадый үсешнең милли максатларына ирешүгә юнәлдерелгән пилот проектларын гамәлгә ашыру турында» 2018 елның 29 ноябрендәге 748 номерлы боерыгын Татарстан Республикасында үтәү барышы хакында һәм каралган тема буенча башка мәсьәләләр турында.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International