2020 елның 29 октябрендә видеоконференцэлемтә режимында яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә бәяләрнең волатильлеге һәм доллар курсының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.03.2020 ел, № 620-р күрсәтмәсе белән расланган бәйле хәлнең начараюы шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында Минзәлә, Чүпрәле, Кайбыч, Ютазы, Әгерҗе, Теләче, Мамадыш һәм Спас муниципаль районнары вәкилләренең эшмәкәрлеккә мөлкәти ярдәм күрсәтү, эшмәкәрләрнең ЕНВДДАН салым салуның башка режимнарына күчүе һәм «һөнәри керемгә салым»махсус салым режимын гамәлгә ашыру кысаларында гражданнарны җәлеп итү турындагы чыгышлары тыңланды.
Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән икътисад бүлеге башлыгы Т. Н. Сәгъдиев һәм төбәк сәясәте бүлегенең әйдәп баручы белгече М.Ш. Галиева катнаштылар.