Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2020 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча республика киңәшмәсе

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

2020 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2020 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының видеоконференция режимында киңәшмәсе узды.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 9 ае дәвамында консолидацияләнгән бюджетның үтәлеше катлаулы икътисадый шартларда узган.

Ул хәбәр иткәнчә, бүген өстәмә финанс мөмкинлекләрен эзләргә кирәк. Керемнәр буенча-ул, барыннан да элек, салым бурычы.

Ул шулай ук бюджетның чыгым өлешендә ел башыннан төбәктә үткәрелә торган оптимизация чараларын дәвам итәргә, шулай ук катгый финанс дисциплинасын һәм республика программаларын нәтиҗәле гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә кушты.

2020 елның 9 ае эчендә салым органнарының эш йомгаклары һәм ел азагына кадәр бурычлар турында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе М.А. Сафиуллин сөйләде.

ТР Финанс министры Р.Р.Гайзатуллин 2020 елның 9 аенда ТР берләштерелгән бюджетын үтәү нәтиҗәләре һәм ел азагына кадәр республика финанс органнарының бурычлары белән таныштырды.

2020 елның 9 аенда Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең эш йомгаклары һәм ел азагына кадәр бурычлар турында Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Р.Х. Нуриәхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А. Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н., директор урынбасары Гарипов А.Ш., макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е.В., идарә итү технологияләре һәм белем бирү программалары бүлеге башлыгы Гревцов А.Б., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А. һәм инновацион сәясәт һәм функциональ анализ бүлегенең әйдәп баручы белгече Дәүләтшина Э. М. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International