2020 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фондын булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Ленинград өлкәсенең пространство мәгълүматлары фондын булдыру тәҗрибәсе тикшерелде, шулай ук Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Т.Ф. Хөснетдиновның республикада бу юнәлештә башкарылган эшләре турындагы мәгълүматы тыңланды.
Шулай ук Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фондын формалаштыру буенча Юл картасы әзерләнде һәм кабул итүгә тәкъдим ителде (I этап).
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» нең директоры А. Н.Кудрявцева катнашты һәм чыгыш ясады.