Куллану бәяләре динамикасын анализлау, Татарстан Республикасы товар базарларында бәя кую сәбәпләрен һәм факторларын билгеләү буенча ведомствоара эш төркеме утырышы

2020 елның 4 декабре, җомга

Агымдагы елның 4 декабрендә видеоконференцэлемтә режимында куллану бәяләре динамикасын анализлау, Татарстан Республикасы товар базарларында бәя кую сәбәпләрен һәм факторларын билгеләү буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Утырышта азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларга, торак күчемсез милеккә, торак-коммуналь хезмәтләргә, җәмәгать транспортында йөрү бәясе (шул исәптән социаль юл йөрү һәм балалар өчен бердәм айлык юл йөрү), ташламалы ипотека программаларының торак тапшыру темпларына һәм аның бәяләренә йогынтысы һәм башка мәсьәләләр каралды.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты һәм чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International