4 декабрьдә цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе рәисе - «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Р.Н.Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Ассоциациянең чираттагы утырышына әзерлек буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында «Ак Барс» Банк» ГАҖ җитәкчелегенең «Ак Барс "Банк – республиканың финанс-технологик партнеры» темасына узачак утырышта чыгыш ясау проекты турында фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә эксперт сыйфатында ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.